Мы в социальных сетях

Описание:

«3 нче балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе

«3 нче балалар музыка мәктәбе» 1972 елда ачыла.

Мәктәпнең беренче директоры А.А. Миронов була. 1977 – 2012 елларда мәктәпкә Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре  М.А. Анисимов җитәкчелек итә. 2012 елның сентябреннән мәктәп директоры булып Н.А. Шумилова эшли.

Мәктәп 2009 елда яңа бинага күчә һәм ул бүгенге көнгә кадәр 43 нче гомуми белем бирү мәктәбе базасында урнашкан. 2018 елдан 35 һәм 55 нче мәктәп базаларында аның филиаллары ачыла.

Бүгенге көндә мәктәпнең 5 бүлегендә («Махсус фортепиано», «Оркестр», «Кыллы-смычоклы», «Халык-клавишлы», «Вокаль-хор») 13 белгечлек буенча 326 бала шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта 3 нче балалар музыка мәктәбенең республикада гына түгел, аннан читтә дә үз позитив имиджы бар. Әлеге имидж мәктәпнең тарихын баета торган матур нәтиҗәләр белән дәлилләнгән.

Мәктәп эшли башлаганнан бирле биредә тотрыклы, дус-тату, иҗади коллектив тупланды. Мәктәптә эшләүче 34 укытучының 75%ы югары һәм беренче квалификацияле категориягә ия.

Югары профессиональ педагогик коллективта «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» исемнәрен йөрткән М.А. Анисимов,  Л.Ю. Павлищева һәм О.В. Чигилева да бар.

Мәктәпнең йөзен актив концерт эшчәнлеге алып баручы, шәһәр һәм республика чараларында даими катнашучы укучылар һәм укытучыларның тотрыклы иҗат коллективлары тәшкил итә.

Мәктәп эшчәнлек алып барган елларда аны 1400 кеше тәмамлап, музыка белеме алып чыккан. Аларның күпчелеге профессиональ музыкантлар булып киткәннәр һәм шәһәр, республика, Россия һәм чит илләрдә мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә эшлиләр.

Белем бирү оешмасы турында мәгълүмат

Исеме

«3 нче балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе

Почта адресы:

423815, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 112 (48/14) йорт

Администрациянең элемтә мәгълүматлары:

директоры – Шумилова Наталья Анатольевна

телефоны: (8552) 54-79-62, +7 960 061-98-74;

кабул итү бүлмәсе телефоны: (8552) 54-78-78;

укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Бәхтиярова Эльмира Әнәс кызы

телефоны: (8552) 54-79-62, +79033181973

укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Сафина Гүзәл Азат кызы  

телефоны: (8552) 54-79-62, +79274555614

Электрон почтасы:

Det.Muzykal@tatar.ru,mus3sch@yandex.ru

Сайтлары:

https://edu.tatar.ru/n_chelny/org5865

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «3 нче балалар музыка мәктәбе» берлеге (сылтама https://vk.com/ mus3sch)

Ачылган елы

1972 ел

Укучылар өчен урыннар саны

326

Лицензиясе (номеры, гамәлдәге срогы)

Сериясе 16 Л 01№ 0004113, 2016 елның 6 апрелендә 8147 номеры белән теркәлгән, сроксыз, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән

Аккредитациясе турында таныклыгы (номеры, гамәлдәге срогы):

Дәүләт аккредитациясе турында таныклыгы

2010 елның 8 декабрендә 0640 номеры белән теркәлгән

гамәлдәге срогы – 08.12.2015 ел



Хезмәткәрләр:


Четверг, 29 сентября 2022, 17:04