Мы в социальных сетях

Описание:

1996 елның 19 февралендә Яр Чаллы шәһәре хакимияте карары белән «КАМАЗ» ААҖның яшь техниклар клубы базасында «Орион» яшьләрнең техник иҗат һәм ял үзәге, хәзерге Яр Чаллы шәһәренең «Орион» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе булдырыла.

Үзәкнең төп максаты – Яр Чаллы шәһәре яшьләренең рухи, эстетик, мәдәни һәм патриотик тәрбия ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

Куелган максатка ирешү өчен учреждение түбәндәге эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыра:

1) балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтен булдыру һәм үстерү;

2) яшьләр программаларын төзү һәм аларны тормышка ашыру;

3) яшьләрнең иҗат коллективларын, клуб һәм берләшмәләрен булдыру һәм аларның эшчәнлеген координацияләү;

4) социаль яклауга мохтаҗ гражданнар, девиант тәртипле затлар белән эшләүне оештыру;

5) массакүләм мәдәни, спорт-сәламәтләндерү чараларын оештыру һәм үткәрү;

6) яшь гаиләләр белән эшләүне оештыру;

7) яшь гражданнар эшчәнлегенә профессиональ ярдәм күрсәтү;

8) балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру;

9) мәгълүмати-консультация, эксперт эшчәнлеге, шул исәптән курслар, семинарлар һәм мәгълүмат таратуның башка формалары, методик пособиеләр бастырып чыгару.

Шәһәр яшьләре өчен түбәндәге проект һәм программалар уңышлы тормышка ашырыла:

• хәзерге заман яшь кешесенең компетенцияләрен үстерү буенча «Лидерлык мәктәбе» шәһәр мәгариф проекты;

•  интеллектуаль уеннар клубы;

•  түбәндәге юнәлешләр буенча яшьләр җәмәгать оешмалары: ирекле, экологик тәрбия, сәламәт яшәү рәвеше, лидерлык, журналистика, иҗат;

•  «Chelnylife» яшьләр проекты - шәһәр җәмәгать оешмалары матбугат үзәге ;

•  «Солнечный ключ» яшь гаилә клубы;

•  http://pro7ya.ru/ гаилә порталы;

•  рус һәм татар телләрендә эстрада вокалы, заманча бию, театр студияләре.

Учреждение устав максатларына туры китереп, мөмкин булган эшмәкәрлек һәм башка табыш китерә торган эшчәнлек белән дә шөгыльләнә:

1) массакүләм-мәдәни, тамаша һәм спорт чаралары оештыру буенча хезмәтләр;

2)  учреждение эшчәнлеген үстерү буенча хезмәтләр.

Почта адресы:orion.orion@inbox.ru

Сайт:http://mc-orion.ru

Юридик адресы: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 162 (52/31-3).

Үзәкнең бер өлеше : Яр Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 139 йорт (50/18а) адресы буенча урнашкан.

Үзәккә 1 номерлы автобус, 4, 5, 6, 7, 8,15 номерлы трамвайлар белән Мәскәү проспекты тукталышына кадәр барырга мөмкин.

1, 10, 12, 21, 22, 43 номерлы автобуслар белән Ш.Усманов урамы тукталышына кадәр барырга мөмкин.

Телефон/факс: (8552) 71-58-07 (кабул итү бүлмәсе), 71-91-51 (директор урынбасары, бухгалтерия),      59-46-83 (массакүләм-мәдәни эшләр бүлеге мөдире), 71-64-95 (массакүләм оештыру эшләре бүлеге мөдире)

Директоры: Бахтина Зөлфия Васигъ кызы

Директор урынбасары: Ситдыйкова Эльвира Тәлгать кызы

Хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары: Жиделева Светлана Юрьевна

Баш бухгалтер: Огорельцева Светлана Алексеевна.


Җитәкче:

Бахтина Зөлфия Васигъ кызы

«Орион» яшьләр үзәге» МАУ директоры

Хезмәткәрләр:

Тарифлар, бәяләр прейскуранты турында карарлар

Муниципаль йөкләмәләр

Муниципаль йөкләмәләр үтәлеше буенча хисаплар

Устав документлары

Финанс-хуҗалык эшчәнлеге планнары

Учреждениенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлеше, финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап

Учреждение балансы

Эшчәнлек нәтиҗәләре һәм мөлкәттән файдалану турында мәгълүматлар


Пятница, 4 августа 2023, 09:52